Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районындагы 11 репрессия корбанына район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырдылар

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан хаксызга рәнҗетелүчеләрне искә алу чаралары оештырылды, күчтәнәчләр белән өйләренә барып хәлләрен белештеләр.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты. «Әлеге дата - илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар - миллионлаган совет халкы, шул исәптән татарстанлыларның сөргеннәр, лагерьлар аша үтеп, тоталитар система корбаннарына әверелүе турында тагын бер мәртәбә искәртү ул. Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр өчен бу - кайгы көне булса, яшь буын өчен - безнең катлаулы тарихны танып белү көне. Бу - хәтер дәресе, без аннан тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш», - диелә мөрәҗәгатьтә.
Тоталитар режим корбаннары арасында безнең якташлар да бар. Аларның күбесе ул куркыныч вакытларны үз җилкәсендә татыган. Бүгенге көндә районда шул авыр­лыкларны узган 11 репрессия корбаны яши. Чүти, Кече Кайбыч, Бортас, Олы Кайбыч, Мәлки, Мөрәле, Олы Тәрбит, Олы Подберезье авылларында яшәүче бу кешеләргә авыл җирлекләре башлыклары район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районындагы 11 репрессия корбанына район башлыгы исеменнән азыктөлек пакетлары тапшырдылар