Хәбәрләр
Кайбыч районындагы авариядә өч машина зыян күргән
Бу атнаның дүшәмбесендә Кайбыч - Камыллы автомобиль юлының җиденче чакрымында 17 сәгать 30 минутта юл-транспорт һәлакәте булды.
Олы Подберезьедан "Лада-Калина" автомобиле белән идарә итүченең юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек, дистанция сакламавы нәтиҗәсендә килеп чыга әлеге һәлакәт. Район үзәгенә бару юлында ул юл читендәге "Рено-Логан" автомобиленә килеп бәрелә. Шунда ук каршы як юлга чыга, әмма аннан машина килүен абайламый кала. Шул сәбәпле, Чувашиянең Батыр районындагы Шыгырдан авылы кешесе идарә иткән "ВАЗ-2112" автомобиле белән бәрелешә. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итте безгә район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев