Хәбәрләр
Кайбыч районыннан Буа шикәр заводына чөгендер ташыйлар
Районыбыз кырларында быел 2950 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелде. 15 октябрьдә аны җирдән казып алу төгәлләнде. Хәзерге вакытта чималны Буа шикәр заводына ташыйлар.
Район буенча өемнәрдәге 45342 тонна шикәр чөгендерен тапшыру бурычы тора. "Ак Барс Кайбыч -1" җәмгыятендә 29364 тонна татлы тамыр Буага озатылган, кагатларда тагын 858 тонна чөгендер калган. Димәк, биредә бу эшне бүген-иртәгә төгәллиләр. Җәмгыятьнең икенче- өченче филиалларында да эшне кызу темпларда алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев