Кайбыч районыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре делегациясе республика президенты белән очрашты
7 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Тантана Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.
Әлеге очрашуга Кайбычтан да делегация барды. Алар арасында Олы Подберезьедан Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары Анна Чинкова, Таисия Шалина да бар. Сугыш чорында иң авыр хезмәтне башкарганнар алар. Очрашуда тыл хезмәтчәннәре - Борындыктан Габдулла Шакиров, Кече Урсактан Мансур Зиннәтов та катнашты. Аларның һәрберсе турында аерым китап язарлык, барысы да үрнәк тормыш юлы узган, намус белән эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев