Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районының өч укучысы «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» фәнни-гамәли конференциясеннән диплом белән кайтты

Буа муниципаль районында «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге VI төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан оештырыла.

Әлеге конференциядә Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган 120 укучы катнашты. Анда үзләренең нәсел шәҗәрәсе белән безнең район укучылары - Олы Кайбыч мәктәбенең 10 класс укучысы Илүзә Минвәлиева (җитәкчесе Ләйсән Баһавиева), 9 класстан Инзилә Вәлиуллина (Алсу Хәмидуллина), Борындыктан 7 класс укучысы Гүзәл Хәйруллина (Гөлнара Хәйруллина), Федоровскоедан 8 класс укучысы Адилә Миңнуллина (Рамилә Тимергалиева) чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, безнең кызлар уңышка иреште: Илүзә I дәрәҗә, Инзилә белән Гүзәл III дәрәҗә дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының өч укучысы «Шәҗәрәләрнәсел агачы» фәннигамәли конференциясеннән диплом белән кайтты