Кайбыч районының финанс-бюджет палатасы коллективы Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин планеркада аларны чын күңелдән котлады, җитәкчеләре - финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлованы үз эшен яратып башкаручы көчле финансист булуына басым ясады һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Татарстан
Премьер-министры Илдар Халиков кул куйган
Рәхмәт хатында мондый юллар бар:
"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре! Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезгә нәтиҗәле хезмәтегез һәм республиканың финанс үсешенә керткән зур өлешегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең активлыгыгыз нәтиҗәсендә Кайбыч муниципаль районының һәм Татарстан Республикасының бюджетын үтәү буенча бердәм эшчәнлек алып барыла, бюджет чыгымнарын оптимальләштерү буенча нәтиҗәле чаралар күрелә. Хезмәтегезгә бирелгәнлек һәм тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешүдә югары таләпчәнлегегез бюджет процессын тиешенчә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим".
Нет комментариев