Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районының мәгариф хезмәткәрләре “Оскар”га лаек булды

"Язмыш шаяруы яки җиңел пар белән" фильмындагы героиняның сүзләрен хәтерлисездер, мөгаен. Табиб һәм укытучы һөнәрләренең әһәмиятен чагыштырып, ул болай ди: "Укытучыларның хатасы азрак күренә, ләкин ахыр чиктә кешеләр өчен ул кыйбатка төшәргә мөмкин". Безнең күбебезгә бәхет елмайган - юлыбызда чын мөгаллимнәр очрап, белем биргән. Аларны гомер буе хәтерлибез һәм рәхмәт...

Күп еллардан бирле октябрь башында Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу үзенчәлекле көндә урамнар яраткан укытучыларына дип чәчәк бәйләмнәре тоткан, матур итеп киенгән укучылар белән тула. Быел әлеге көнгә табигать тә шатланды сыман, кояшлы көнен бүләк итте.
Мәктәпләрдә укытучыларны тәбрикләү иртәдән үк башлана. Бу көнне белем бирү йөгәнен укучылар кулына тапшыру гадәте бар: югары класстагылар дәресләрне үзләре алып бара. Ә Олы Кайбыч мәдәният йортында Укытучылар көнендә районның мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтенә яңа форматта зур концерт үтте.
- Без чын күңелдән бүгенге бәйрәмне күңелле һәм истә калырлык итәргә теләдек. Хөрмәтле укытучыларыбыз рәхәтләнеп ял итсен, ихтирамга һәм мактауга лаек икәнлекләрен тойсын өчен бөтен көчебезне куярга тырыштык, - диде район мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эшләр буенча урынбасары Светлана Петрова.
Укучылар һәм балалар бакчасы нәниләре чыгыш ясаган әлеге бәйрәмгә ветеран укытучылар да чакырылган иде. Аларны матур итеп киенгән укучылар каршы алды. Сөйкемле кызчык, дүртенче класс укучысы Зөлфинә Әхмәтҗанова ветераннарга чәчәк бәйләме тапшырып, аларны утыргычларга кадәр озата барды. Зал стеналары күңелле паровозлар белән бизәлгән, вагон тәрәзәләрендә - укытучылар һәм педагогик коллективлар фотолары. Мәдәният йортының зур тамаша залында хәтта кысанрак та булды. Бәйрәмне кара төстәге мәктәп күлмәге һәм челтәрле ак алъяпкыч кигән кызлардан торган зур хор ачып җибәрде. Алар залда утырган мәгариф хезмәткәрләренә котлау сүзләре язылган кояшлы өрәңге яфраклары тапшырды.
Укытучылар - иҗади һөнәр ияләре, алар бу юлы да сюрпризлар белән шаккаттырды. Зәвыклы алып баручылар, Кошман һәм Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары - Лилия Шәфигуллина һәм Фәнил Зиннуров, Рамилә Миңнуллина һәм Максим Смелов иң кирәкле һәм аеруча мөһим һөнәр ияләрен "Мәгариф Оскары - 2016" сыны белән бүләкләү тантанасын игълан итте. Матур җырларга һәм бию төркемнәре чыгышына бай булган концерт программасы төрле номинация буенча "Оскар" тапшыру белән үрелеп барды. Шулай итеп, "Елның иң яхшы менеджеры» дип район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин игълан ителде. Бу очраклы гына түгел, безнең районда барлык мәктәпләр диярлек капиталь ремонтланган. "Иң яхшы җитәкче" дип әлеге системада 39 ел хезмәт куючы район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров танылды. Алып баручылар ассызыклаганча, җитәкченең уңышы күбесенчә аның командасына бәйле. Район мәгариф бүлегендә 1993 елдан бирле эшләү дәверендә Илдар Шакиров бердәм коллектив туплаган. Урынбасары Рамил Зиннәтуллинны "Эш сөючәнлек һәм максатчанлык өчен", укыту-методик эшләр буенча урынбасары Светлана Петрованы "Мисс энергия һәм позитив", методист Зөлфия Галиуллинаны "Иҗади эзләнү һәм тырыш хезмәт өчен" Оскары белән бүләкләделәр. Югары һөнәри осталыклары өчен "Ел директоры" дип Иске Тәрбит, Олы Подберезье, Федоровское мәктәпләре директорлары Анатолий Васильев, Фәнзилә Биктимерова һәм Михаил Серяков танылды. Олы Подберезье мәктәбенең ветеран-педагогы Екатерина Елисееваны "Зирәк һәм мәңге яшь йөрәкле" номинациясе белән билгеләп үттеләр. Сәхнәгә сын алу өчен "Балалар бакчасы мөдире" номинантларын, ерак сиксәненче еллардан бирле Олы Урсак һәм Колаңгы балалар бакчалары белән җитәкчелек итүче Зөмәрә Абдуллина белән Валентина Лапинаны да чакырдылар. Өстәмә белем бирү педагоглары Светлана Бартязова, Хәмзә Юнысов һәм Фрат Җиһаншинның хезмәтен рәссам иҗаты белән чагыштырдылар һәм аларга "Педагогик осталык" номинациясендә "Иҗат итә һәм җиңә белү осталыгы өчен" Оскар тапшырдылар. Район оешуның 25 еллыгы темасы концертның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылды. Бәйрәмдә 1991 елда район мәгарифе эшчәнлегендә тәүге адымнарын ясаган унбиш педагогны да хөрмәтләделәр. Шул ук елны ике яшь тәрбияче дә хезмәт юлын башлап җибәрә: Хуҗа Хәсән балалар бакчасында - Раиса Бартязова һәм Федоровскоеда - Елена Гущина. "Елның иң яхшы проекты" номинациясендә быел 180 еллыгын билгеләп үтүче Олы Подберезье, 155 еллык Ульянково, 90 еллык тарихы булган Хуҗа Хәсән, Олы Урсак һәм Мөрәле мәктәпләрен билгеләп үттеләр. Залның иң алгы рәтендә чәчәк бәйләмнәре тоткан, матур итеп киенгән өлкән яшьтәге ханым - ветеран-педагог Тәслимә Нурмөхәммәтова утыра. Бәхет елмаюыдыр инде, ул үзенең 70 яшьлек юбилеен нәкъ менә 5 октябрьдә билгеләп үтә. Район мәгариф бүлеге начальнигы тарафыннан аның адресына бик күп җылы теләкләр һәм ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының мәгариф хезмәткәрләре “Оскар”га лаек булды