Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районының җәмәгатьчелек тәрбиячесе республика бәйгесенең зона турында катнаша

2 ноябрьдә Буа шәһәрендә җәмәгатьчелек тәрбиячеләре арасында игълан ителгән республика бәйгесенең зона туры уза. Безнең районнан «Республиканың иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе» исеменә Гөлия Нигъмәтҗанова дәгъва кыла.

Бу бәйге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан ел саен үткәрелә. Чит кеше ярдәменә, тәрбиягә мохтаҗ балигъ булмаган үсмерләрне туры юлга бастырырга ярдәм итүче җәмәгатьчелек тәрбиячеләрен ачыклау максатындагы бу бәйгенең район турында җиде тәрбияче катнашты. Алар арасыннан үзәкләштерелгән китапханәләр сис­темасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова җиңүче дип табылды. Ул безнең районнан Апас аграр көллиятендә белем алучы укучының җәмәгатьчелек тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының җәмәгатьчелек тәрбиячесе республика бәйгесенең зона турында катнаша