Хәбәрләр
Кайбыч районының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре республика бәйгесендә катнаша
Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәге базасында "Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре" Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә Иделаръягы һәм Яшел Үзән районы социаль яклау бүлекләре көч сынашты.
Социаль хезмәткәр һөнәренең абруен күтәрү, өлкәннәр, инвалидлар, балалар һәм балалары булган гаиләләр белән алдынгы технологияләр кулланып эшләүне җәелдерү максатында үткәрелүче бәйге өч этапта уза. «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы шәфкать туташы" номинациясендә Картлар һәм инвалидлар интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Наталья Дунаева беренче урынны яулады. " Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы яшь белгече" махсус премиясе" номинациясендә "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегенең социаль педагогы Алсу Биктимерова икенче урынга лаек булды. Җиңүчеләр республика турында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев