Кайбыч районының тырыш укучылары Республика чыршы бәйрәмендә катнашты
Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" Боз сараенда традицион Республика чыршы бәйрәме узды.
Анда Татарстанның төрле почмакларыннан җиде меңнән артык талантлы бала чакырылды. Алар арасында Кайбыч районыннан да 16 укучы - төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, спортта, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар бар иде. Рус эстрадасы җырчысы Алексей Воробьев Президент чыршысының махсус кунагы булды. Әлеге чарада катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларны Яңа ел белән тәбрикләде, сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде. Тамашадан соң һәр укучыга тәм- томнар һәм йомшак уенчык тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев