Һәр тармактагы кебек, ел ахырында авыл җирлекләренең ветераннар Советы рәисләре дә ел дәвамында башкарган эшләре буенча хисап тота. Быел райондагы җитәкчеләре Рушания Лотфуллина эшчәнлекләрен яктырткан альбомнарга бәйге игълан иткән булган. Тирән эчтәлекле ул альбомнарга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Пенсия...
Бәйге шартлары буенча, ветераннар Советы рәисләре үз эшчәнлекләре буенча гомуми мәгълүмат бирергә, беренчел бүлекнең составын, агымдагы һәм киләсе елга планны, төрле юнәлешләрдә башкарылган эшләрен күрсәтергә тиеш булган. Аларга отчетларына карап кына түгел, ни дәрәҗәдә актив эшчәнлек алып баруларын күз уңында тотып та бәя бирделәр. Альбомнар арасында калыннары да, юкалары да, аклы-каралы фотолылары да, төслеләре дә, тиешле таләпләргә туры китереп эшләнгәннәре дә бар иде. Рушания Лотфуллина әйтүенчә, Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева отчетын иң беренче булып тапшырган, калганнар исә альбомнарын аның үрнәгендә ясаган. Ульянководан Нина Стерякова барлык таләпләрне дә үтәгән, ел буена башкарган эшләрен көннекен көнгә аерым язып барган. Аның сәламәт яшәү рәвешенә тарту, патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшчәнлек алып баруын, җирлектә яшәүче өлкәннәрнең мәдәни чараларда, спорт ярышларында, бәйгеләрдә оешкан төстә катнашуларын билгеләп үттеләр. Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Кече Мәме, Чүти җирлегенең ветераннар Советы рәисләренең дә актив булуын ассызыкладылар.
- Авыл җирлекләре башлыклары ветераннар Советы рәисләре белән кулга-кул тотынып эшләсен, аларга ярдәм итсен иде, - диде Рушания Лотфуллина. - Кемгәдер альбомнар турындагы хатлар соң бирелгән. Мондый төр хисап тотулар традициягә кертеләчәк, шуңа күрә ветераннар Советы рәисләре һәр эшләрен теркәп, фотога төшереп барсыннар иде. Киләсе елның мартында ветераннар арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының «Балкыш» фестиваленең район туры үтәчәк, өлкәннәребезне анда катнашырга чакырып калабыз.
- Безнең район халкының өчтән бер өлешен пенсионерлар тәшкил итә. Элек кеше гомерен балачак, яшьлек, картлык чорларына бүләләр иде. Хәзер ул балачак, яшьлек, өлкән чорга бүленә, 70 яшьтән соң гына картлык дип санала, - диде Чулпан Камалиева. - Өлкәннәребез дә, эшләүче халык кебек, зур армияне тәшкил итә. Алар активрак булсыннар, үзләре артыннан башка өлкәннәрне дә ияртсеннәр, эшчәнлекләрен район газетасында яктыртып, тәҗрибәләрен башкалар белән дә уртаклашсыннар иде. Бу яктан Олы Подберезье авыл җирлеген үрнәк итеп куярга мөмкин.
- Авыл җирлекләренең ветераннар Советы рәисләренең эшчәнлекләре барыбызның да күз алдында. Дөрес, арада пассив булганнары да бар, алга таба аларның активрак булуларын телибез, - диде Фатыйма Бикбова.
Ә бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урынга Ульянково авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова лаек булды, икенче урында - Олы Подберезьедан Екатерина Елисеева һәм Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина, өченчедә - Кече Мәмедән Нина Дунаева һәм Чүтидән Василий Уткин.
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы
Нет комментариев