Кайбыч шәфкать туташлары «2013 елның иң яхшы урта медицина хезмәткәре” дигән бәйгедә катнашты
28 майдан 4 июньгә кадәр Казан шәһәрендәге медицина көллиятендә "2013 елның иң яхшы урта медицина хезмәткәре" дигән Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы узды.
Шәфкать туташлары, фельдшерларның хезмәтен бәяләү, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында игълан ителгән бәйгедә Кайбыч медиклары да катнашты. Бәйгенең беренче көнендә район үзәк сырхауханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Люзия Әхмәтҗанова, икенче көнендә педиатрия бүлегенең участок шәфкать туташы Татьяна Сәгъдиева, 3 июньдә Надеждино фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Оксана Шевалова һөнәри осталыкларын күрсәтте. Алар үз белгечлекләре буенча компьютердан беренче һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү, санитар-эпидемиологик режимга, һөнәри этика, норматив-хокукый документларга кагылышлы 100 төрле тест соравына җавап бирде. Безнең шәфкать туташлары бәйгедә актив катнашканнары өчен дипломга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев