Кайбыч сәнгать мәктәбе укучылары Рамил һәм Рәнис Гаттаровлар «TATARSTAН-2015»тән диплом белән кайтты
Узган атнада Казанда «TATARSTAН-2015» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең икенче туры булып узды.
Анда Кайбыч балалар сәнгать мәктәбеннән игезәкләр Рамил һәм Рәнис Гаттаровлар катнашты. Әлеге бәйгедә чыгыш ясаучыларга Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең халык инструментлары кафедрасы мөдире, профессор Әбүзәр Фәйзуллин рәислегендәге жюри бәя бирде. Бу мәртәбәле бәйгедә, нигездә, шәһәрләрдәге музыка мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Ә авыл районнарыннан Апас һәм Әлки генә иде. Игезәк туганнар "Картуф" җырын, "Шәл бәйләдем" көен, һәм "Венский вальс" әсәрен башкарып, дипломант булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев