Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” газетасы призына чаңгы ярышы уза. Катнашыгыз!

"Кайбыч таңнары" газетасы призына быелгы 21 нче чаңгы эстафетасы Кайбыч районының 25 еллык юбилеена һәм район газетасының туган көненә багышлап үткәрелә.

Ярыш 25 мартта иртәнге сәгать унда Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданында составында бер кыз, ике егет (оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре), бер кыз һәм ике егет (төп һәм урта мәктәпләр) булган командалар катнашында эстафета рәвешендә уза. Оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре командаларына мәктәп укучылары кертелми. Ярышта катнашучы укучы бер генә командада чыгыш ясый ала. Командалар саны чикләнмәгән. Командаларны теркәү иртәнге сәгать тугызда башлана. Быел да, төп мәктәпләрне дә кертеп, өч кубок уйнатыла. Командалардан заявкалар һәм медицина белешмәләре алып килү сорала. Ярышка лаеклы ялдагы спорт сөючеләрне дә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетасы призына чаңгы ярышы уза. Катнашыгыз!