Хәбәрләр
“Кайбыч таңнары” газетасы “Табигать һәм кеше” бәйгесе җиңүчеләре рәтендә
Узган атнада Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "ЭКОлидер", "Табигать һәм кеше" бәйгеләренә йомгак ясалды. "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе дә җиңүчеләр арасында.
Безнең газета "Табигать һәм кеше" бәйгесендә ел саен катнаша һәм җиңү арты җиңү яулый. Быел да әлеге темага тугрылык саклавыбыз, газета битләрендә экологик теманы даими яктыртуыбыз өчен диплом һәм сертификатка лаек булдык. "Пирамида" да җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды. Әлеге бәйге безне чолгап алган әйләнә-тирә мохитны саклау, киң җәмәгатьчелекне экологик иминлек проблемаларына тарту, оешма-предприятиеләрнең табигатьне саклауга керткән өлешен ачыклау һәм аларны бәяләү максатында ел саен үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев