Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” газетасы тагын бер бәйгедә җиңде

Узган атнаның шимбәсендә Казан шәһәрендәге "Пирамида" концертлар залында «Ел хәйриячесе -2016» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең максаты изге - чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә, балаларга, инвалидларга ярдәм итү, хәйриячелекне үстерү, башкаларны да алар үрнәгенә ияртү. Бүләкләү тантанасында Кайбычтан да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Бүләкләү тантанасын алып баручыларның берсе - Россиянең атказанган артисты Александр Олешко чыгышыннан күренгәнчә, узган ел Татарстанда хәйрия ярдәменә 28,5 миллиард сумнан артыграк акча җибәрелгән. Быел хәйриячелек буенча бәйгенең юбилей елы - унынчы елын үткәрелә. Әлеге бәйгенең башында торган Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында хәйриячелекнең тарихына тукталды, барлык изге күңелле кешеләргә тирән рәхмәтен белдерде һәм "изге эш җирдә ятмый ул" дип белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйриячеләрне кайнар котлады, "хәйриячелек һәрвакыт безнең белән бергә булды" диде. Тантаналы чарада сигез номинациядә ("Эре һәм кече бизнес", "Хәйрия фондлары", "Сәүдә мөнәсәбәте булмаган оешмалар", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Шәхси эшмәкәрлек" "Кече сәүдә оешмасы", "Хәйрияче гражданин" һәм "Яхшы традицияләр") җиңүчеләр бүләкләнде. Алар арасында "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе җитәкчесе Луиза Сөнгатуллина да бар. Бүләкләнүче журналистларга Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова Татарстан Президенты кул куйган дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Тантанага Малала авылында яшәүче Елена һәм Николай Федотовлар гаиләсе (рәсемдә) кунак буларак чакырылган иде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтеп узганча, алар әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үзләренеке кебек яратып тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетасы тагын бер бәйгедә җиңде