Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” журналистлары почет тактасында

19 майда Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелде. Бу көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иртәнге сәгать унда шәһәр-районнардагы баш редакторлар белән очрашты. «Сез гел халык белән бергә, яңалыкларны сезнең аша беләләр», - диде ул чыгышында. Ә сәгать икедә «Корстон» үзәгендә «Бәллүр каләм» XVlll республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, журналистларның көн-төн белән дә хисаплашмыйча иҗат итүләренә басым ясап, каләм ияләрен һөнәри бәйрәм белән котлады. Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та номинатларны котлаганда хезмәтебезгә югары бәя бирде. «Бәллүр каләм» бәйгесендә «Кайбыч таңнары» газетасы журналистлары да актив катнашты.

Нәтиҗәдә, коллективның уртак хезмәте - «ТРда Мәдәният елы» махсус проекты һәм баш редактор урынбасары Фирәдә Сайранова «Темасы - җирле, осталыгы - башкаланыкы», бүлек редакторы Мингазиз Сөнгатуллин «Объектив аша караш» номинацияләрендә республика турына узды. Унсигез ел дәвамында үткәрелүче бәйгедә моңа кадәр берьюлы өч номинат булганыбыз юк иде әле. Бу - редакциядәге барлык журналистларга да бәйгеләрдә актив катнашу таләбенең матур нәтиҗәсе. Бәйгеләр турындагы нигезләмәләр килүгә үк алар кулына эләгә. Әмма «Бәллүр каләм» алырга бер адым гына җитми калды. Аның каравы, коллективыбыз, Фирәдә белән Мингазизнең фотолары бәйге номинатларын үз эченә алган Мактау тактасына куелган иде. Бәйгедән соң коллективыбыз белән Камал театрында спектакль карадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” журналистлары почет тактасында