Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Кайбыч таңнары» журналистларына янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев, инспектор Илшат Шәфигуллин редакция хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрде.

Испекторлар янгыннарның төрләре, аларны сүндерү ысуллары турында сөйләде, электр приборлары һәм газ белән сак эш итәргә кирәклеген искәртте. «Күп очракта янгыннар мич чыгару һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга,» - диде Илдар Вәлиев һәм махсус схемада әлеге кагыйдәләрнең үтәлешен аңлатты. Әлеге очрашу барышында янгын сүндергечләрнең төрләре, алардан һәм янгын чыгуны хәбәр итә торган сигнализаторлардан ничек файдаланырга кирәклеген дә белдек. Инспекторлар инструктажны һәркемгә дә аңлаешлы итеп тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кайбыч таңнары» журналистларына янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр