Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” журналисты Алсу Гаттарова газета укучылардан ришвәтчелек турында сорашты

Ришвәтчелек фактлары турында әледән-әле ишетеп торабыз. Заман чиренә әйләнеп баручы күренеш белән ничек көрәшергә? Ришвәтчелеккә чик куеп буламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Укучыларыбызга әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Равия Камалиева, "Салават күпере" спорт комплексында директор урынбасары:

- Иң беренче чиратта, халыкның властька ышанычы булырга тиеш. Ришвәт бирүчене, шулай ук алучыны да, бөтен халык алдында фаш итәргә һәм закон нигезендә җәзага тартырга кирәк, дип саныйм. Яхшылыкны, хәйрия эшчәнлеген күбрәк яктыртырга кирәктер. Кеше ни өчен ришвәт бирә? Үзенең берәр төрле проблемасын хәл итәр өчен. Әгәр дә кеше теге яисә бу мәсьәләне закон нигезендә дә бернинди каршылыксыз хәл итеп буласына ышанса, андый адымга беркайчан бармый.

Рифат Гыймадиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы:

- Бөтен нәрсә үзебездән тора. Ришвәт бирүче булмаса, алучы булмый һәм киресенчә. Шул гына. Ришвәт тәкъдим итеп, урындагы кеше аны алмый икән, башка тәкъдим итмәячәкләр. Әлеге яман чиргә юл кую өчен аңлату эшләрен киңрәк алып барырга кирәк. Халык шуны аңласын иде. Ришвәтчелеккә каршы көрәшне бергәләп алып барганда гына нәтиҗәгә ирешеп була дип уйлыйм.

Айдар Баһавиев, судта администратор:

- Ни өчен ришвәт бирәләрме? Берәр катлаулы мәсьәләне хәл итү, яисә берәр эшне тизрәк җайга салу өчен. Тик моңа чик куеп була, дип уйлыйм. Ришвәтчелекнең яман күренеш икәнен балаларга мәктәп яшеннән үк төшендерергә кирәк. Бары тик шул очракта гына сәламәт җәмгыять булдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” журналисты Алсу Гаттарова газета укучылардан ришвәтчелек турында сорашты