Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” журналистының күңеле ни өчен әрни?

Кая карама чистарталар, тырмалыйлар, тәртип урнаштыралар. Гадәт шундый: кышын яуган карлар яшереп торган чүп-чар, яз көне өскә калкып, күзгә күренә башлый. Шуңа без язга зур җыештырулар белән керәбез. Әнә, яшел чирәм, сары чәчәкләр дә баш төртергә өлгергән инде!

Әмма бөтен җир дә без күргәнчә ялт итеп тормый икән шул. Әлеге фотоны гаиләбез белән Турминский авылына Бәрле елгасының ташыганын карарга баргач төшереп алган идем. Иң чиста авыл исемен дәгъвалаучы Кушкүл авылында очраттык без бу чүп-чарны. Монда тирес тә бар, көнкүреш калдык­лары да, бушаган савытлар, кулланылыштан чык­кан бала коляскасы... Ә ерак та түгел, Сабантуй мәйданы күренеп тора. Икенче якта - чүп хуҗалары яшәүче торак йортлар... Бу авылны табигать бик юмарт бүләкләгән: бер якта урман, икенче якта елга, болын, иркен кырлар. Туган җирнең газиз баласы булып, шушы матурлыкка хозурланып яшә дә, яшә генә! Юк! Нигәдер, кеше кулы имзасы булып, табигать хозурында чүплекләр барлыкка килә. Нишләп без үзебезнең барлыгыбыз­ны менә шулай белдерәбез икән?!
...Чын күңелдән ышанабыз: бу чүп-чарның гомере озын булмас, тиз арада юкка чыгар ул! Табигать -Ана гына кичерсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” журналистының күңеле ни өчен әрни?