Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч тимераякчыларын яңа стартлар көтә

Кайбыч районы спортчыларының Татарстан Республикасы җыелма командасы составында төрле Бөтенроссия турнирларында катнашуы белән чиксез горурланабыз. Ә матур үрнәкне яшь бадминтончыларыбыз күрсәткән иде.

Бадминтон буенча гына түгел, спортның башка төрләре буенча да көчле спортчыларыбыз бар икән бит безнең. Бүген сүз олимпия уеннарына кертелгән спорт төрләренең берсе - тимераякта йөгерү остасы турында барачак. Әле ике ел элек районда яшәүчеләр өчен тимераяк хоккей кирәк-яракларының бер өлеше буларак кына кабул ителә иде. Шулай да, авыл малайларын тимераякта тизлеккә шууга кызыксындыручылар табылды. Мөрәле төп мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин әнә шундыйларның берсе. Балалар саны аз булган мәктәпләрдә хоккей командасы җыю кыен, боз мәйданы да кирәк. Ләкин, малайларның тимераякта шуасы килүе мәктәптә ничә бала укуына бәйле түгел. Әмма физкультура укытучысы, вакытын, көчен кызганмыйча, малайларны башта Апастагы боз сараена, аннан соң Федоровское мәктәбендәге боз мәйданына тренировкаларга йөртә, ә җитди ярышлар алдыннан Казан шәһәренә алып бара. Уңышлар да озак көттерми: берничә ай шөгыльләнгәннән соң, аның бер укучысы - Алмаз Тимершин узган елның гыйнварында үз яшьтәшләре арасында Татарстан Республикасы беренчелегендә ике тапкыр бронза медаленә лаек булды. Беренче уңыш тренерның да, аның укучыларының да башын әйләндерми, киресенчә, ышаныч, яңа үрләргә өмет уята.

Яңа сезон да уңышлар алып килә. Узган елның декабре ахырларында районның җыелма командасы укучыларның X Спартакиадасында җиңү яулады. Ә Мөрәле төп мәктәбе укучысы Илнур Сәйфетдинов агымдагы елның гыйнвар аенда урта яшьтәге укучылар арасында тимераякта йөгерү буенча Республика беренчелегендә бронза медаль яулый һәм Бөтенроссия ярышларында катнашу өчен Татарстан җыелма командасы составына кертелә. Илнур җыелма команда составындагы махсус үзәкләрдә, танылган, тәҗрибәле тренерлар кул астында шөгыльләнүче спортчылар арасында югалып калмый. Һәр чыгышында үзенең күрсәткечләрен яхшырта барып, 6-8 февральдә Идел буе Федераль округы беренчелегендә җыелма команда спортчылары арасында иң яхшы күрсәткечкә ирешә һәм Россиянең унлап төбәгеннән килгән кырыклап спортчы арасында 12 нче урынны яулый. Аңа Россиянең әйдәүче тренерлары да игътибар итә. Илнур Сәйфетдиновны һәм Фрат Җиһаншинның башка шәкертләрен яңа стартлар көтә, без аларның тагын да югарырак үрләр яулавын көтеп калабыз.

Татарстан Республикасының тимераяк спорты федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Лихачев район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә хат юллады. Анда мондый юллар бар:

«Кайбыч районының Мөрәле төп мәктәбендә тренер Фрат Җиһаншин кул астында шөгыльләнүче Илнур Сәйфетдиновның Идел буе федераль округында тимераяк спорты буенча беренчелеккә узган ярышларда Татарстанның җыелма командасы составында республикабыз данын горур яклавы турында шатланып хәбәр итәбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч тимераякчыларын яңа стартлар көтә