Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары Мәскәүгә китә

Олы Кайбыч, Федоровское һәм Олы Подберезье мәктәп­ләренең югары классларында белем алучылар - барлыгы егерме укучы көзге каникул вакытында «Гасырлар аша сәяхәт»кә китәчәк. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә 6-10 ноябрь көннәрендә үткәреләчәк экскурсиядә активистлар катнашачак. Бу хакта район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамил Зиннәтуллин хәбәр итте.

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, безнең районның, тәрбия һәм өстәмә белем бирүдә республикада беренче урын алуы нәтиҗәсендә, укучыларга әнә шулай бушлай сәяхәткә бару бәхете елмайды. Экскурсия «Балалар мәдәни-танып белү туризмының милли программасы» проектын тормышка ашыру кысаларында Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыру һәм илебез тарихын өйрәтү максаты белән оештырыла. Өч көн дәвамында укучыларга Мәскәү дәүләт университеты урнашкан Воробьёв тауларына, илчелек шәһәрчегенә, Ак йортка, РФ Дәүләт Думасы бинасына, Коткаручы Христос соборына экскурсия үткәрәчәкләр. Алар «Россия - минем тарихым» интерактив паркындагы «Романовлар» күргәзмәсендә дә булачак, «Архангельское» музей-йортында, Мәскәү өлкәсендәге «Яңа Иерусалим» дип исемләнгән күргәзмә комплексына барачак. Сәяхәтнең соңгы көнендә укучыларны Мәскәү үзәге - Кызыл мәйдан буйлап экскурсия көтә. Ә башка алдынгы районнарның укучылары «Алтын боҗра» һәм «Минем Россиям: Петров шәһәре» маршрутлары буйлап юл алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары Мәскәүгә китә