Хәбәрләр
Кайбыч укучыларының язгы каникуллары имин узсын!
Бу атнаның дүшәмбесендә мәктәп укучылары язгы каникулга чыкты һәм ул 28 мартка кадәр дәвам итә. Каникул вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү, алар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау максатында "Язгы каникуллар" дигән профилактик чара уза.
ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, юл хәрәкәте инспекторлары мәктәпләр, балалар бакчаларында җыелышлар үткәрә, балалар, ата-аналарга юлларда куркынычсыз йөрү тәртибе турында аңлата. Шоферлар төнлә белән юлда баручы, урамда уйнаучы балаларны күрмәскә дә мөмкин. Шуңа да балаларның киемнәренә төнлә яктыртып торучы элементлар тагарга кирәк. Руль артына утырган һәр кеше юлларда игътибарлырак булсын, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәсен иде. Кызганыч, төрле профилактик чаралар күрелүгә дә карамастан, республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны югары кала бирә. Мәсәлән, агымдагы елның ике аенда 77 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда ике баланың гомере өзелгән, 85е зыян күргән. Җәяүле балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы аеруча борчылу тудыра. Тәүлекнең караңгы вакытында балалар таптатуның 23 очрагы булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев