Республика ветераннарының VII отчет-сайлау конференциясендә Кайбычтагы ветераннар Советы эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Бу конференциядә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, районда ветераннарның әйдәүчесе Әлфия Закирова, Ульянководагы ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында узган әлеге чарада өлкән яшьтәге кешеләр- пенсионерларның актив тормыш алып баруы, җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашулары, яшьләргә үрнәк күрсәтүләре хакында да сүз булды. Безнең районда яшәүче ветераннар да шулай. Алар спорт белән дә шөгыльләнә, бассейнга да йөри, концертлар да куя, компьютер серләренә дә өйрәнә, хәйриячелеккә дә үз өлешен кертә. Республика ветераннары һәм пенсионерларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков үз чыгышында Кайбыч, Әлмәт, Азнакай, Ютазы һәм башка кайбер районнарда ветеран оешмаларының яхшы эшләвен билгеләп үтте. Ул район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закировага ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше һәм өлкән буын кешеләренә игътибары өчен Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау кәгазен тапшырды.
- Әлеге конференциядә өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклау, гомер озынлыгын арттыру турында сүз күп булды. Шуңа да мин районда яшәүче ветераннарны спорт белән шөгыльләнергә чакырам. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар бездә. Җәяү йөрү дә бик файдалы, - диде Әлфия Нәбиевна.
Республика киңәшмәсе алдыннан Кайбычта ветераннар Советының президиум утырышы узган иде. Анда Иске Чәчкаб, Ульянково авылларындагы ветераннар Советы җитәкчеләре Галимулла Хуҗин, Нина Стеряковалар эшчәнлекләре турында сөйләде. Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын төзүгә "Яңарыш" фондына акча күчерүгә анализ да ясалды. Әлеге изге эшкә барлык авыл җирлекләрендә дә өлкәннәр актив кушылган. Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб авыллары ветераннары, мәсәлән, - 15әр мең, Борындыкта - 12 мең, Олы Урсакта - 10500, Надеждинода - 8650, Федоровскоеда - 7550, Кече Мәмедә - 7200, Мөрәледә - 5650 сум, Иске Тәрбиттә - 6000, Колаңгыда 4600 сум акча күчергәннәр.Калган ветераннар Советы да үз өлешен керткән. Әле алай гына да түгел, Кайбыч ветераннары "Яңарыш" фондына акча җыю буенча бөтен республикага мөрәҗәгать белән чыккан иде.
Нет комментариев