Кайбыч районының баш ветеринария табибы Илсур Зиядиев хәбәр иткәнчә, Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясендә Ютазы районының Әбсәләм, Балык Бистәсе районының Шумково, Норлат районының Түбән Норлат, Чуваш Мәнҗе авылларында, Казан шәһәренең Дәрвишләр поселогында шәхси ярдәмче хуҗалыклардан алынган үлгән йорт кошларын тикшергәннән соң, аларда А гриппын (H5) тудыручы вирус булуы ачыкланган.
Кош гриппы - хуҗалыклардагы, шулай ук кыргый кошларда очрый торган вируслы авыру. Ул тышкы билгеләрсез узарга, кошларның үлеменә китерергә мөмкин. Авыру кошлар ашкайнату, сулыш органнары зарарланып үлә. Күчмә кошлар вирусның табигый резервуары булып тора. Кыргый кошлар, йортныкына караганда, әлеге вируска чыдамрак. Инфекция, кош тизәге аша чыгып, һава-тамчы юлы аша йога. Инкубация чоры 3-7 тәүлеккә кадәр дәвам итә. Авыру кош йомырка сирәк сала, ашамый, сусый. Аның йон-каурыйлары тузгый, кикрикләренең төсе үзгәрә, борын тишекләре томалана, сулавы ешая, тән температурасы 43-44 градус була.
Вирустан ничек сакланырга соң? Иң беренче чиратта, үлгән яисә авыру кошны тотмаска, алардан әзерләнгән продукцияне файдаланмаска. Балаларны авыру кошлар янына якын җибәрмәскә. Мондый кошлар күренсә, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә, куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк. Грипп билгеләре күренгәндә, табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Барлык кош-кортларга да сыйфатлы, куркынычсыз азык бирергә кирәк. Шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәү мөһим. Аларны ашатып кергәннән соң, кулыгызны сабын белән юарга онытмагыз.
Кайбыч ветеринария хезмәте йорт кошларын кыргый кошлар белән контактка кермәслек шартларда асрарга кирәклеген искәртә. Авыруга шик булганда яисә үлгән йорт яки кыргый кош тапкан очракта 2-12-27 телефоны аша дәүләт ветринария хезмәтенә һәм үзегез яшәгән авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк.
Нет комментариев