Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч яшьләре, «Наше время. Безнең заман» республика фестивалендә өченче урынны яулап, суперфиналга чыкты

Замана яшьләренең уйлау рәвеше, омтылышлары да безнең яшьлектәгедән күпкә аерыла. Компьютер, интернет челтәре, мәгълүмати технологияләр заманында яшьләрнең мөмкинлекләре тагын да күбрәк.Үзеңә охшаган һөнәр сайлау, сәләтеңне үстерү өчен мөмкинлекләр зур. Хезмәт коллективларында да остазлары белән бер дәрәҗәдә уңышларга ирешүчеләр, хәтта алардан да яхшырак күрсәткечләргә ирешүче, җәмәгать эшләрендә, төрле проектларда актив катнашучы...

Универсиада авылында - Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 4 ноябрьдә узган бу фестивальдә Казан зонасына керүче яшьләр командалары катнашты. Аларның киемнәреннән үк кайсы оешмада эшләүләре күренә. Әнә Казандагы вертолет заводы командасы, болары авиация заводыннан, энергетиклар командасы, оптика-механика заводы, элемтәчеләр.... барысы да диярлек логотиплары төшерелгән футболка, кепкалардан. Кайбычлылар әллә каян аерылып тора: барысы да татар халык милли киемнәреннән, кулларында чигүле сөлгеләр, матурлар, ялкын кебекләр. Районыбызда яшәүче милләтләр дуслыгының ныклы булуы, бердәмлегебез, Кайбыч яшьләренең эшкә батыр, сәнгатькә осталыгы төрле милләт вәкилләрен үз эченә алган шушы ансамбль мисалында гына да ачык чагылыш таба. Районыбызның төрле оешмаларында эшләүче яшьләрен туплаган җыелма команда фестивальдә «Сөлге чигәм» биюе белән чыгыш ясады һәм өченче урынга чыкты. Үзе дә шушы ансамбльдә биегән җитәкчеләре - мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова фестивальгә ныклап әзерләнүләре турында әйтте.
- «Наше время. Безнең заман» фестивале эшләүче яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, ялларын күңелле итеп үткәрү, яңадан-яңа хезмәт уңышларына канатландыру өчен менә дигән мәдәни чара ул. Биючеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Араларында инде күптәннән сәхнәгә басмаган яшьләр, яшь әниләр булуына да игътибар иткәнсездер. Алар минем шушы фестивальдә катнашу турындагы тәкъдимемне бик теләп кабул иттеләр, гаиләле булсалар да, эш сәгатьләреннән соң репетицияләргә йөрделәр. Биюдә катнашучылар саны унтугыз иде. Барысына да рәхмәтем зур. Без призлы урынга чыктык, хәзер 15, 16 ноябрьдә узачак суперфиналга әзерләнәбез. Максатым - эшләүче яшьләрне сәнгатькә мөмкин кадәр күбрәк тарту. Кайбычны мәдәни яктан үсеш алган район итеп танытасым килә, - диде Рамилә Рузалитовна.
Әңгәмәбезгә башкарма комитетның территориаль үсеш бүлегенең баш белгече Гөлчәчәк Гафиятуллина кушылды.
-Татарстанда эшләүче яшьләр өчен шундый фестиваль оештыручыларга рәхмәтем чиксез зур. Безгә монда барысы да - фестивальне ачу тантанасы да, мәдәни программа да ошады. Икенче елга да анда катнашачакмын. Безнең җыелма командада чыгыш ясаучылар арасында яңа кешеләр күп булса да, беребез дә сынатмадык, сайлап алу турларыннан узып, менә суперфиналга да килеп җиттек, - диде ул.
Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Басыйрова да фикерен җиткерде.
- Мондый зур сәхнәдә әле беренче тапкыр гына чыгыш ясавым. Мәктәптә укыганда да җырлый, бии дә идем. Менә концертларда катнашырга тагын бер форсат чыкты. Мин алдагы чыгышымны түземсезлек белән көтәм, - диде ул.
Олы Кайбыч мәктәбенең шәфкать туташы Мария Чернова да, Гөлчәчәк, Валентина кебек, яшь әни, декрет ялыннан быел гына чыккан.
- Эшләүче яшьләр фестивалендә катнашу тәкъдимен шатланып кабул иттем. Биюгә осталыгым бар, нигә әле каршы килергә? Бию залына килеп, андагы атмосфераны күргәч, бер команда да булу теләге артты гына. Җитәкчебез Рамилә Рузалитовна һәм хореограф Альгиз Фәйзуллинның (рәсемдә) тырышлыгы, бердәмлегебез уңышка китерде. Без репетицияләрдә чакта нәни улыбыз әтисе белән калды, мине сагынып көтеп тордылар, - диде Мария Владимировна.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов эшче яшьләрне сәламләгәндә, Татарстандагы эшләүче яшьләрнең республика, илебез үсеше авангардында торуларын билгеләп үткән иде.«Наше время. Безнең заман» фестивале WorldSkills-2019 чемпионаты алдыннан әһәмиятен тагын да арттыра», - диде ул. Кайбыч яшьләренә алдагы турларда да уңышлар юлдаш булсын.
Луиза Сөнгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч яшьләре, «Наше время. Безнең заман» республика фестивалендә өченче урынны яулап, суперфиналга...