Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ЮХИДИе инспекторлары эчкән килеш мотоцикл белән идарә итүчегә беркетмә төзегән

Районыбыз юлларында юл хәрәкәте иминлеген саклау, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны барлау максатында әледән-әле рейдлар уза.

ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, 28 майда Олы Кайбычтан Колаңгы юнәлешендәге юлда рейдта булганнар. - Кичке сәгать алтылар тирәсендә Олы Кайбычтагы автозаправка станциясе янында "ИЖ-Юпитер-5" мотоциклында килүче Шүширмә авылы кешесен туктаттык, - диде инспектор. -Спиртлы эчемлек куллануы гына җитмәгән, мотоциклының дәүләт номеры да, аның белән идарә итүгә хокукы да, башында каскасы да юк. Мотоциклчыга карата беркетмә тутырылды, техникасы штрафстоянкага куелды, документлары җәмәгать судына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ЮХИДИе инспекторлары эчкән килеш мотоцикл белән идарә итүчегә беркетмә төзегән