Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч үзешчәннәре Әтнә дәүләт драма театрында спектакль куеп кайтты

28 июнь көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасында Кайбыч үзешчәннәре Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" мелодрамасын күрсәтте.

Рамазан ае, ураза тотучыларның авыз ачу вакытына туры килгәнлектән, күпләр бу спектакльгә килә алмаганнардыр. Шулай булса да, тамаша залы тулы иде. Чөнки кайбычлыларның Әтнә сәхнәсендә беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары түгел, халык белә, килүчеләр арасында да "...теге юлы әйбәт уйнаганнар иде, бу спектакльләрен дә яратып карадык, дип әйттеләр, шуңа килдем", диючеләр булды.
Үзем аларны караганым бар иде, дип мактана алмыйм. "Мәхәббәт чишмәсе"нә кызыксыну китерде, без үзебезнекеләрнең сәхнәдә уйнаганда бөтереп алып кереп китүләренә ияләнгән, башкаларның да ни дәрәҗәдә уйнауларын беләсе килде. Спектакльгә журналист буларак түгел, ял итәр өчен бардым, язарга исәбем дә юк, кәгазь-карандаш та алмадым, кирәк булса, телефон бар. Мөмкинлекләр җитәрлек.
Башланды. Сүлпән генә кереп киттек. Әсәр таныш, тик үзешчәннәр ничек ерып чыгар, дигән уй тынгы бирми. Вакыт-вакыт рольләргә күңелдән генә үзебезнең Әтнә артистларын да куеп карадым. Үзешчәннәр дә кыюланып китте, җырлы-биюле тамашаларны да үттеләр, халык та сәхнәгә "кереп китте". "Ай җаным", "Вәт уйный бу!", "Әйт берне" - безнекеләр шулай карый. Гайни әби (Раушания Лотфуллина) сокландырды, аны тыңлаганда Әтнәнең кыз-­әбиләре күз алдымнан үтте. Менә кайда ул татарның әхлагы, бүгенге әхлак түгел инде бу. Моны автор үзе дә күрсәтә, Зәмзәмия (Лилия Вәлиуллина) - замана хатын-кызының җыелма образы. Бәхетле дә ул, бәхетсез дә. Йөргән егете, "кыек муен" заманында аңа өйләнмәгән, әнисе "нәселләре усал" дип каршы төшкән, ә әйбәт хатын "артына типкән". "Моңа гына түзәр идең, шуның кызын минем малай озата кайткан, Гайни әби...", - ди Зәмзәмия. Җырлый да, елый да... - ул осталык, ул сәләт, кыскасы, тамашачыны авызына каратты ул.
Алия Низамиева, Алинә Хәйретдинова, Рафаэль Нигъмәтуллин да күңелгә үтте. Бер белмәгән артистлар баштарак чит булсалар да, соңыннан якынайды. Үз иттек, алкышладык. Барыгызны да санамыйм, истә калдырып та булмады. Светлана Зиадиеваны"Ул безнең режиссер да түгел инде, оештыра, ничек уйнарга икәнлеген күрсәтә, без аннан өйрәнәбез", дип таныштырдылар. Ә тамашачы аны Айсылу итеп кабул иткән иде инде. Гашыйкларны аергач, бераз каршылыклы фикер дә туып өлгергән. Һәр артистның чыгышы уйландырды. Булдырдылар!
Әсәр дә уйландыра, замана каршылыклары, өйләнмәгән авыл егетләре, шәһәргә китеп барган кызлар, мәхәббәт өчпочмагы... Әтнә тамашачысы спектакльне яратып карады, алкышлар күп булды. Көлдек тә, еладык та. Спектакль тәмамлангач, театрыбыз директоры Ленур Зәйнулин кайбычлыларга сәхнәгә чыгып рәхмәт әйтте.
"Без профессиональ театр түгел, спектакльгә килгәнегез, алкышлап караганыгыз өчен сезгә рәхмәтебезне җиткереп, баш иябез" дигәч, тамашачы аягүрә басты. Баш имәгән булсагыз да, басып алкышлап озата идек, чөнки яратып өлгердек сезне, кайбычлылар! Яңа үрләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч үзешчәннәре Әтнә дәүләт драма театрында спектакль куеп кайтты