Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч журналисты унике кешелек зур гаиләдә булып кайтты

Унике кеше бергә яши торган гаилә белән беренче тапкыр танышуым. Гаиләдә җылы, рәхәт халәт. Ә килүебезнең сәбәбе - бу өйдәге иң хөрмәтле, иң өлкән кешегә - Минсәлим абый Әхмәтҗановка 90 яшь тулган.

Бер гасырга якын гомер юлын узу - җиңел генә булмагандыр, мөгаен. Минсәлим абыйның 50 елга якын башкарган һөнәре дә гадиләрдән түгел - метеоролог булып эшли ул. Санарга, исәпләргә, су үлчәмен алып, телеграфтан хәбәр җибәрергә... Аның янына тәҗрибә тупларга хәтта, Үзбәкстаннан, Ленинградтан да киләләр! Менә шундый данлыклы метеоролог була ул безнең Минсәлим абый! Сугыш елларында атлар караучы, бригадир булып эшли, нәкъ башкалар кебек үк туган җиренә хезмәт итә. Тормыш иптәше Сатирә апа белән 1952 елда яратышып тормыш коралар. Иңгә-иң куеп илле елга якын гомер итәләр. Төп нигезгә яңа йорт салганда да ташын икәү җыйган идек, дип искә ала Минсәлим абый. Тик Сатирә апаның бу дөньяны калдырып киткәненә 14 ел икән инде. Иии, язмышлар дигең... Минсәлим абый бүгенге көндә төпчек улы Рафис гаиләсендә яши. Төп нигездә яшәүче Рафис абый белән Гөлсинә апаның тугыз баласы бар. Гөлсинә апа да уңган килен, Герой Ана. Бүген инде яраткан дәү әни дә. Өй җылысы аның кулында. Әллә "дәү әнием", "бабай" дип йөгереп йөргән оныклардамы икән!? Ни генә булмасын, күңелле яши алар! Кемдер эштән кайта, кемдер китә, бер читтә уенчыклар өеме, керә-керешкә солдат формасы эленгән. Минсәлим абыйның бер оныгы күптән түгел генә солдаттан кайткан икән. Ә зал ягында кәләш кия торган туй фаталары эленгән. Берәү, икәү, өчәү... 15 онык, 16 оныкчык менә шулай тормышны тутырып, өйне шау­-шу китереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч журналисты унике кешелек зур гаиләдә булып кайтты