Ноябрьдә Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр. Безнең районда аның белән чирләүче 326 кеше исәпләнә, шуларның бишесе - балалар. Район үзәк сырхауханәсенең участок терапевты Марат Бакаев укучыларыбызга бу авыруның төрләре, тышкы билгеләре һәм аны профилактикалау турында сөйләде.
Шикәр диабеты - дөньяда киң таралган авыруларның берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу хроник чир күп кенә илләрдә югары тизлек белән үсеш ала. Мона картаю һәм яшәү рәвеше, дөрес тукланмау (чипсы, газлы баллы эчемлекләр куллану), зарарлы гадәтләр, физик нагрузканың җитәрлек булмавы, стресслар йогынты ясый.Диабетның ике төре бар. Аның беренче тибы инсулин җитми башлагач барлыкка килә. Ул еш кына бала яки яшүсмер вакытта үсеш ала, әмма өлкәннәрдә дә килеп чыгарга мөмкин. Нәселгә бәйле рәвештә дә шикәр авыруы барлыкка килә ала: әти-әни шикәр чире белән авырый икән, балаларда да күзәтелүе ихтимал. Бу төр диабет вакытында даими рәвештә инсулин кадарга кирәк.
Шикәр чиренең икенче тибы, гадәттә, өлкәнрәк яшьтәгеләрдә барлыкка килә. Ул аеруча киң таралган, барлык авыруларның якынча 95 проценты. Бу очракта, организмга шикәр күбрәк кергән саен, күзәнәкләрнең инсулинны сиземләве шуның кадәр кими бара. Нәселдәнлек, симерү, гәүдәнең артык зур авырлыгы, баллы һәм калорияле азыкны күп куллану, канда холестеринның югары булуы, аз хәрәкәтләнү, югары кан басымы, психик җәрәхәт, стресслар, исерткеч эчемлекләрне чамасын белмичә куллану, тәмәке тарту - шушы чирне китереп чыгаручы факторлар.
Кеше үзендә чир барын башта сизмәскә дә мөмкин. Ул еш кына диспансер тикшерүе вакытында ачыклана. Шикәр диабеты дип кандагы глюкозаның (безнеңчә әйтсәк, шикәрнең) артуын әйтәләр. Организмда ашказаны асты бизе инсулин гормоннарын эшләп чыгара. Без төрле баллы һәм углеводлы ризыклар ашаганда, шул инсулин, аларны эшкәртеп, энергиягә әйләндерә. Әгәр дә инсулин җитми башласа, кан составындагы шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Шикәр чире шушы була инде. Аның беренче билгеләре: еш эчәсе килү, канда шикәрнең артуы, тиз ару, хәлсезлек, кисәк кенә ябыгу, яки кинәт тазару, бәвелнең еш бүленүе, тәннең кычытуы, начар күрә башлау, аякны көзән җыеру.
Шикәр диабеты вакытында кандагы глюкозаның даими югары булуы бөтен органнарның, аеручы бөер, күз, нерв системасы, аяк, йөрәк һәм кан тамырларының зыян күрүенә китерә. Шикәр чире белән авыручыларда миокард инфаркты - өч, инсульт ике-өч тапкырга ешрак күзәтелә. Аяксыз калу куркынычы кырык тапкырга арта. Табиб кушканнарны үтәп, кандагы шикәр күләмен нормада тотканда, боларны булдырмаска да мөмкин. Диабет белән авыручылар дару препаратларын даими кабул итәргә, туклану режимын сакларга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш. Югыйсә, эшкә сәләтлелекне югалтып, инвалид булып калуың бар.
Профилактика
- тән авырлыгын нормада тотарга, тазарганда - артык авырлыкны киметергә;
- тазарып киткән очракта калориясе түбән булган ризыклар кулланырга;
- көнгә өч-дүрт тапкыр тукланырга;
- составында шикәр булган барлык продуктларны (шикәр, бал, тәм-томнар) татлы эчемлекләр, камыр ризыкларын чикләргә;
- терлек майлары күп булган азыкны ашауны киметергә;
- менюга яшелчәләр, җиләк-җимеш (азык җепселләре күп булган продуктлар) кертергә;
- кан басымы югары булганда, көнлек тоз күләмен 6 граммга калдырырга;
- көн саен утызар минут физик күнегүләр ясарга, җәяү йөрү, йөзүнең файдасы зур);
- алкогольле эчемлекләр эчүдән һәм тәмәке тартудан баш тартырга;
- канда глюкоза күләмен даими тикшереп торырга кирәк.
Нет комментариев