Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычка «Бизнес-десант» килде

Кайбычка «Бизнес-десант» килде. Алар район эшмәкәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары өчен бушлай семинар үткәрде. Әлеге очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова катнашты. «Бизнес-десант» проекты Татарстанда Икътисад министрлыгы белән берлектә 2015 елдан бирле тормышка ашырыла. Узган ел...

Семинарда катнашучыларның район үзәгендәге зәвыклы кафеларның берсенә җыелуы очраклы гына түгел иде. Ул рәсми булмаган шартларда узды. Катнашучылар, чәй эчеп, бер-берсе белән фикер алышты, мәгълүматлар белән бүлеште. Кайбыч эшмәкәрләренең барысына да бизнес-проект турындагы буклет, блокнот, ручка, презентацияле флеш-карта салынган пакетлар бирделәр.
- Үзем дә эшмәкәр булганга, мине бу чараның спикеры итеп, бизнес вәкилләренә әлеге өлкәгә караган программалар һәм өстәмә мөмкинлекләр турында сөйләү өчен чакыр­дылар, - диде Руслан Скорпов. - Без бүген акча әйләнеше сигез миллионга кадәр булган кече эшмәкәрлек предприятиеләре һәм кампанияләр эшчәнлеге, аларда үткәрелүче тикшерүләр, интернет чаралары, төрле программалар турында сөйләшәчәкбез.
Руслан Скорпов җитәкләгән кампания эшлек­ле чаралар һәм тантаналар, керемнәрне арттыру, килешүләр төзү буенча тренинглар оештыру белән шөгыльләнә.
Рәмис Хәялиев семинарны оештырган өчен Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына рәхмәтен ирештерде.
- Республикадагы иң яшь районнарның берсе булган Кайбычта урта һәм кече эшмәкәрлек үсеш алган, - диде ул. -Дөрес, әлегә бездә эре эшмәкәрлек юк.Бу юнәлештә үсеш алырга мөмкинлекләребез җитәрлек. Бездә әле яңа гына эшен башлап җибәргән һәм инде тәҗрибә тупларга өлгергән эшмәкәрләргә үсү өчен уңай шартлар тудырылган.
Руслан Скорпов,чыгышын башлап җибәрер алдыннан, эшмәкәрләрнең интернет ресурслардан ни дәрәҗәдә файдаланулары белән кызыксынды. Дөнья челтәре мәгълүмат белән тулган, эш башлаучы һәр кеше аннан үзе өчен файдалы бик күп яңалык таба ала.
«Тикшерүләр эшмәкәрлеккә комачаулыймы? Алар кемгә зыян сала? Мин үз-үзе­мә­ ничек ярдәм итә алам? Мәгълүматны каян алырга?». Әлеге очрашуда катнашучыларга юллаган шушы сорауларына алып баручы үзе үк җавап та бирде. Әлеге сорауларга җавап­ларны төрле сайтлардан да табарга була. Мәсәлән, «Ышанычлы бизнес» («Проверенный бизнес») сайтында тикшерүләр турында белергә мөмкин. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР икътисад министры Артем Здунов республика яшьләре белән очрашуында әлеге сайтның киләсе елның 9 гыйнварында эшли башлавын белдерде. «Бизнес-навигатор МСП» https://smbn.ru/msp/main.htm сайтында эшмәкәрлекне сайларга, бизнес-проектны исәпләргә, күчемсез милекне сайларга, ярдәм чаралары турында белергә мөмкин. «Факторинг» http://fpprt.ru/factoring/ - сәүдә эшчәнлеген кичектереп түләү шартларында алып баручы җитештерүчеләр һәм поставщиклар өчен финанс хезмәтләре комплексы. «Бизнес-класс» https://www.business-class.pro/ - чынбарлыктагы икътисади секторда эре һәм кече эшмәкәрләрнең бизнесын үстерү программасы. Анда каралганча, зур уңышларга ирешкән эшмәкәрләр һәм бизнес-экспертлар яңа эш башлаучыларга видео режимында дәресләр үткәрә, вебинарлар оештыра. Очрашуда кече һәм урта эшмәкәрләргә, оешмаларга кредитлар бирү буенча поручительләр тәкъдим итүче ТР Гарантия фонды http://garfondrt.ru/ турында да сөйләделәр.
- Семинарның спикеры кызыклы мәгълүматлар ирештерде, - диде үзенең челтәр-пәрдәләр салонын ачып, эшмәкәрлектә тәүге адымнарын атлаучы Лилиана Яруллина. - Үзем өчен күп яңалык ишеттем. Эшмәкәрлек белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган кеше буларак, алда күрсәтелгән сайтлардан моңа кадәр файдаланганым юк иде. Бүген яңгыраган мәгълүматлар алга таба үсеш өчен зур башлангыч булыр дип уйлыйм.
Лилиананың фикере башка эшмәкәрләрнеке белән аваздаш иде. Республиканың барлык районнарында йөрүче «Бизнес-проект» десантыннан алган практик дәресләрнең аларга ярдәме тимичә калмас, дип ышанасы килә.
Фирәдә САЙРАНОВА,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычка «Бизнесдесант» килде