Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, “Ана” капиталы индексацияләнә

Россиядә «Ана» капиталы 2020 елда индексация­ләнәчәк. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев сүзләренчә, Пенсия фонды казнасына ана капиталын түләү өчен акча билгеләнгән күләмдә каралган, аның күләме киләсе ике елда үзгәрмәячәк. Әмма 2020 елның 1 гыйнварыннан ул индексацияләнергә тиеш, дип аңлатма кертте Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында.

Россия Пенсия фонды үз бюджетына 2018-2019 елларга ана капиталына 2015 ел дәрәҗәсендә акча салган. 2020 елдан исә индексация инфляция дәрәҗәсендә карала. Сүз уңаеннан: Россиядә 7 миллионнан артык хатын-кыз ана капиталын алган, 3,5 миллионы аны кулланган. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, “Ана” капиталы индексацияләнә