Хәбәрләр
Кайбычлылар авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты
Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Иделаръягы зонасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, механикалаштыру буенча консультантлары, хуҗалыклар инженерлары катнашындагы шундый киңәшмә Буа районындагы җәмгыятьтә үтте.
Әлеге киңәшмәдә сүз агросәнәгать комплексын яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү, язгы кыр эшләренә әзерлек буенча инженер-техникларга куелган бурычлар хакында барды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үз чыгышында киләсе елда республика хуҗалыкларына үсемлекчелек продукциясе җитештерүне -10, терлекчелектә 5 процентка арттыру бурычы куюылуын билгеләп узды. Бу ике тармак бер-берсе белән нык бәйләнгән. Максатка ирешү өчен техниканың төзек булуы мөһим. Киңәшмәдә катнашучылар җәмгыятьнең машина-трактор паркында техниканың кышкы саклыкка куелышын һәм ремонт барышын карады. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев