Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар бүләккә лаек булды

Казан шәһәрендәге "Корстон"да балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссия­ләре оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм узды.

Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узган тантанада кайбычлылар да катнашты. Анда район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова, ТРның җирле үзидарә органнары эшчәнлеген арттыруга керткән өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Россия Федерациясендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова, социаль өлкәдә тәрбия-профилактика үсешенә керткән өлеше өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар бүләккә лаек булды