Хәбәрләр
Кайбычлылар бу юлы да ярминкәгә зур әзерлек белән барды
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган атнада Казан шәһәренә чираттагы ярминкәгә барды. Анда районның барлык хуҗалыклары, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерү комбинаты һәм шәхси эшмәкәрләр сәүдә итте.
Бу юлы республика башкаласына 25 машина белән 2,3 тонна сөт, 2,5 тонна ит, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы товарлары, барлыгы 2 миллион 300 мең сумлык продукция алып бардылар. Ярминкәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның беренче урынбасары Николай Титов һәм авылның социаль үсеш буенча урынбасары Марат Җаббаров та килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев