Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар экологик диктант язды

Бөтенроссия күләмендә узган Экологик белемнәр көненә кайбычлылар да актив кушылды. Ул көнне төрле оешмаларда эшләүчеләр экологиягә багышланган диктант язды.

Кайбычта әлеге чараны "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Бикаева партия лидеры Рушания Лотфуллина белән берлектә үткәрде. Диктантны 25 кеше язды. Алар теория һәм практикага кагылышлы 35 тест соравына җавап бирде. Оештыручылар Бөтенроссия күләмендәге тест биремнәрен Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты студентлары белән бергә әзерләгән.
- Табигатьне саклауга багышланган ел уңаеннан "Яшь гвардия"челәр эшчәнлегендә яңа экологик юнәлеш барлыкка килде. Без, беренче чиратта, тиешсез урыннарга түгелгән чүплекләрне ачыклау буенча эш алып барачакбыз, -диде Лилия Бикаева.
Җир һәм милек мөнәсә­бәтләре палатасы белгече Айдар Рәхмәтуллин да диктант язучылар арасында.
- Мондый экологик проектлар ешрак үткәрелсен иде. Бүгенге тест сораулары арасында шактый катлаулылары да булды. Заводлар күп, һава төтен белән пычрана, тирә-юньгә чүп түгүчеләр дә бар әле. Мине шул борчый.
Экологик диктант язучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар экологик диктант язды