Хәбәрләр
Кайбычлылар, «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә аласыз
Татарстанда яшәүче һәр кеше «Халык контроле»нә мөрәҗәгатъ итә ала. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru адресы буенча теркәлеп, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге закон бозу очраклары турында хәбәр җибәрергә була. Ул расланган очракта 1-3 мең сумга кадәр матди түләү алырга мөмкин.
Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә тикшереп тору советының чираттагы утырышын уздырды. Видеорежимда узган бу утырышта, 2017 елның 9 ае эчендә алкоголь һәм спиртлы продукция базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2017 елның 9 ае эчендә алкоголь продукциясен ваклап сату күләме үткән елның шушы чорына карата 4%ка арткан. Татарстанда җитештерелгән аракы сату күләме шулай ук 4%ка арткан. Шуның белән бергә 18 районда республикада җитештерелгән аракы сату күләме кимегән. Шулай ук тулаем республика буенча читтән кертелүче аракы сату күләме дә кимегән. Болар бар да халык аракыны һәм тулаем алкоголь һәм спиртлы продукцияне кимрәк куллана башлаганны күрсәтә. Ваклап сату күләмнәре кимү динамикасы кешеләрнең контрафакт продукция, суррогат, шикле продукция куллануларына да ишарә ясый.Төп күрсәткечләрнең берсе - алкоголь белән агулану очракларының саны арту. 2017 елның 9 ае эчендә республикада алкоголь белән агулануның 543 очрагы теркәлгән. Бу җәһәттән үлем очраклары үткән елның шушы чорына карата 15,6%ка арткан. Республикада алкоголь белән агулану очраклары балалар һәм яшүсмерләр арасында арткан. 2017 елның 9 ае эчендә республикада 14 яшькә кадәрге 29 бала һәм шулай ук 27 яшүсмер агуланган.Рөстәм Миңнеханов алкоголь базарында вәзгыятьне яхшырту буенча «юл картасы» әзерләргә йөкләмә бирде. (Әлеге хәбәр Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән алынды).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев