Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар игътибарына! Оренбургта терлекләр арасында йогышлы авыру күзәтелә, профилактик чаралар күрергә кирәк

Оренбург өлкәсе буенча "Россельхознадзор" идарәсе Оренбург өлкәсе территориясендәге ике торак пунктта мөгезле эре терлекләрдә нодуляр (төенле) дерматит куркыныч йогышлы авыруы булуын хәбәр итә.

Сыерда дерматит авыруы билгеләре: температура 40- 41 градуска кадәр күтәрелә (сыерның гадәти тән температурасы 38 градус); күзеннән һәм борыныннан - сыекча, ә авызыннан күпләп селәгәй ага; ашамый; хәрәкәте салмак, ләкин, агрессив; сыерның гәүдәсендә һәм имчәгендә 0,5-4 сантиметр диаметрда 0,5 миллиметр биеклектә төерчекләр барлыкка килә; сөте кызгылт төскә керә.
Әлеге авыру беренче мәртәбә 1929 елда Төньяк Родезиядә һәм Мадагаскарда, 1936 елда Румыниядә, 1945 елда Трансильваниядә, ә соңыннан Кениядә теркәлгән. Ул, шулай ук, Африка илләрендә, Һиндстанда киң таралган.
Соңгы елларда нодуляр дерматит очраклары Россия­дә дә булгалый башлады. Узган ел, мәсәлән, Самара өлкәсендә авыру очраклары теркәлгән.
Бу авыруны, нигездә, чебен-черки кебек бөҗәкләр тарата. Нодуляр дерматит, шулай ук, һава, су, ризык аша да йога ала. Авыр формасында бизгәк тотуы күзәтелергә мөмкин. Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит куркыныч йогышлы авырулардан санала һәм бизгәк, тире астының тоташтыргыч тукымаларында шеш, тиредә төерләр барлыкка килү, күзләр начараю, сулыш алу һәм аш кайнату системаларында тайпылышлар белән үзенчәлекле.
Нодуляр дерматит белән авырган малларның продуктлылыгы кими, тире чималының сыйфаты төшә. Димәк, бу чир икътисадка да зур күләмдә зыян китерергә мөмкин. Чөнки мөгезле эре терлекләр терлекчелек тармаганың нигезен тәшкил итә. Ә чирле малны асрау тыела.
Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге чаралар комплексын үтәргә кирәклеге турында күрсәтмә бирә:
- хуҗалык территориясендә булган барлык мөгезле эре терлеккә тамга (бирка) салырга;
- хуҗалык итүнең барлык төрләре (бигрәк тә товарлык­лы сөтчелек фермалары) җитәкчеләреннән терлекчелек хуҗалыкларында биологик куркынычсызлык буенча күзәтчелекне көчәйтүне таләп итәргә;
- мөгезле эре терлекләргә профилактик вакцинация ясатырга;
- хуҗалыклардагы яки авыллардагы терлекләрне, терлек азыгын, андагы җиһазларны бер хуҗалык­тан икенчесенә яки башка авылларга күчерү бары дәүләт ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш. Күчергән һәм кабул иткән хуҗалык­ларда 30 көннән дә ким булмаган срокта карантин үткәреп һәм клиник тикшерү нәтиҗәләре буенча гына карар кабул ителә;
- мөгезле эре терлекләрне бер урыннан икенчесенә күчерү барышында, бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртергә;
- төерле дерматит белән зарарлануның клиник билгеләрен үз вакытында ачык­лау максатыннан, мөгезле эре терлекләрне даими рәвештә тикшерергә;
- мал көтмәгәндә үлеп китсә яисә бер вакытта берничә баш мөгезле эре терлек авырып китсә, ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә.
Мөгезле эре терлекләрдә йогышлы нодуляр дерматит авыруының клиник билгеләре ачыкланганда, кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар игътибарына! Оренбургта терлекләр арасында йогышлы авыру күзәтелә, профилактик чаралар к...