Хәбәрләр
Кайбычлылар Иннополисның дәвалау-реабилитация үзәгендә сәламәтлеген тикшерде
Район үзәк сырхауханәсе баш врачының дәвалау эшләре буенча урынбасары Гөлнара Сафиуллина хәбәр иткәнчә, шушы араларда безнең районда яшәүче ун кешенең сәламәтлеген РКБның Иннополис шәһәрендәге дәвалау-реабилитация үзәгендәге врачлар бушлай тикшергән.
Иннополис шәһәрендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика клиник сырхауханәсенең медицина үзәге эшли. Авыруларны РКБ врачлары кабул итә. Район үзәк сырхауханәсе табиблары, дәвалау таләп ителгән авыруларны дәвалау-тернәкләндерү курсы узарга ( көндезге стационар, 5-7 көнгә), комплекслы диагностикага (көндезге стационар, 1 көнгә) яки белгеч янына тикшеренергә җибәрә. Администратор җиде көн эчендә кабул итү көнен яки медицина үзәгенә салу көнен билгели. Авыруларны тернәкләндерүнең өченче этабына төрле тән җәрәхәтләре алганда, терәк-хәрәкәт системасына операция, баш миендә кан әйләнеше бозылганда, нейрохирургия операциясе, кискен миокард инфаркты, йөрәккә операция вакытында кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев