Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар Иннополиста үткән яшь педагоглар форумында катнашты

Бу атнаның сишәмбесендә Иннополиста "Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы" дип аталган яшь педагог­лар форумы узды.

Анда төрле уку йортларын тәмамлап, быел беренче тапкыр укытучы буларак мәктәп бусагасын атлаучы 200ләп яшь педагог катнашты. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Кайбычтан әлеге форумга мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова, мәктәп директорлары Советы рәисе Фәнзилә Биктимерова, Олы Кайбычтан остаз укытучы Алсу Хәмидуллина, яшь педагоглар Советы әгъзасы Артур Акрымов, Федоровское мәктәбенең яшь укытучысы Игорь Шихов һәм әле быел гына Чүти мәктәбенә химия һәм биология укытырга кайткан Татьяна Федорова барды. Яшь укытучылар өчен осталык дәресләре үткәрелде, "Электрон белем бирү-2016" күргәзмәсен карадылар. Алар үз һөнәрләренә тугрылыклы булырга ант бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев