Кайбычлылар изге сәфәргә Хаҗга китте
1 сентябрь - Белем көнендә Кошман авылы имамы Ибраһим хәзрәт Сабиров ерак юлга - хаҗ сәфәренә юл алды.
Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әйтүенчә, Республикабыз җитәкчелеге илледән артык татарстанлыны түләүсез хаҗ кылырга җибәрде. Ул шунысын да хәбәр итте: Ибраһим хәзрәттән кала, Кошман авылыннан Мөслимә һәм Илшат Насретдиновлар, Олы Урсактан Гөлфирә белән Рамил Хәмзиннар да изге сәфәргә киткән.
- Ходай Тәгалә аларның катлаулы юлын җиңеләйтсен һәм барлык хаҗ кылучыларның сәфәрен кабул итсен, - диде Дамир хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев