Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар “Калфаклы сандугач -2017” фестиваленнән җиңү белән кайтты

Композитор Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач -2017" татар җыры һәм музыка уен-коралларының IХ төбәкара ачык фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды. Бөтендөнья Татар конгрессы, ТР Композиторлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бергә оештырган әлеге бәйге «Яраткан композиторыбызның туына 110 ел» исеме астында үтте. Аның максаты - татар композиторы Сара Садыйкованың бай...

Шушы көннәрдә генә Казан шәһәренең дүртенче гимназиясендә узган фестивальдән Кайбыч укучылары җиңү белән кайтты. Иске Чәчкаб мәктәбенең «Салават күпере» ансамбле кечкенә группадагы вокал ансамбльләр арасында беренче урынны яулады. Үз эшен яратып башкаручы педагог Люция Габидуллина җитәкчелегендәге ансамбль бәйгеләрдә даими рәвештә җиңүләр яулап килә. Олы Кайбыч мәктәбеннән Гөлназ Гайнуллинаның да беренче урынга чыгуы гаҗәп түгел. Чөнки «Йолдызлык» фестивалендә республика күләмендә җиңү яулаган кыз ул. Әлеге мәктәптә укучы Земфира Низамиева өченче урында. Икесе дә тәҗрибәле педагог Фаилә Минһаҗева кул астында шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар “Калфаклы сандугач 2017” фестиваленнән җиңү белән кайтты