Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең шимбә ярминкәләре дәвам итә. Узган атнада районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, 26 машинага товар төяп барып, Ямашев урамындагы мәйданда сәүдә итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Илфат Шәрәфиев әйтүенчә, ярминкәдә Олы Кайбыч, Федоровское, Колаңгы авыл җирлекләре хезмәткәрләре дә катнашты. Бу көнне шәхси эшмәкәрләр Артур Гафиятуллин, Надежда Филина, Павел Муклуков, Олег Уткин, Ләйсән Медова да сәүдә итте. Ит һәм сөт, икмәк, яшелчә, бай ассортиментта камыр ризыклары һәм башка товарларны шәһәр халкы кыска вакыт эчендә алып бетергән, бернәрсә дә кире кайтмаган. Ярминкәдә барлыгы 2 миллион 400 мең сумлык продукция сатылган. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Мәлки кулланучылар җәмгыяте һәм "Березка" җәмгыяте ике урында пенсионерларны бушлай кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләрне концерт белән шатландырды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кайбычлыларга ярминкәдә катнашкан өчен зур рәхмәтен белдергән. Ярминкәләр декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты