Республикабыз шәһәрләрендә көзге ярминкәләр дәвам итә. Узган шимбәдә районыбыз аграрийлары кабат Казан шәһәренең Яңа Савин районы халкына үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Илфат Шәрәфиев хәбәр иткәнчә, бу юлы да кайбычлылар 25 машинага азык-төлек товарлары төяп, Казанга барды. Ярминкәдә "Дубрава" җәмгыятенең барлык филиаллары, "Подберезье", "Родина", "Агрохимсервис" җәмгыяте, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, Олы Кайбыч, Федоровское, Кече Мәме авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр Рафаэль Щукин, Сөйләйман Гафиятуллин, Михаил Медов барды. Кайбычлылар казанлыларга ит, сөт, бәрәңге, кәбестә, суган, ашлык, башка төр азык-төлек товарлары тәкъдим итте. Бу көнне барлыгы 2 миллион 300 мең сумлык товар сатылган. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов мул продукция өчен кайбычлыларга рәхмәт сүзләре җиткергән.
Нет комментариев