Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Казанда көзге ярминкәдә сәүдә итте

Казандагы көзге ярминкәләрдә катнашу дәвам итә. Узган шимбәдә районыбыз аграрийлары Яңа Савин районы халкына үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре Илфат Шәрәфиев хәбәр иткәнчә, бу көнне кайбычлылар, 25 машинага азык-төлек товарлары төяп, иртәдән Казан каласына юнәлде. Ярминкәдә "Дубрава" җәмгыятенең барлык филиаллары, "Подберезье", "Родина", "Агрохимсервис" җәмгыяте, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерү комбинаты, Багай, Олы Урсак, Ябалак авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр Рафаэль Щукин, Артур Гафиятуллин, Михаил Медов катнашты. Кайбычлылар казанлыларга ит, сөт, бәрәңге, кәбестә, суган, ашлык, башка төр азык-төлек товарлары тәкъдим итте. Бу көнне барлыгы 2 миллион 600 мең сумлык товар сатылган. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сәүдә рәтләре белән танышты. Мул продукция алып килгәннәре өчен кайбычлыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Казанда көзге ярминкәдә сәүдә итте