Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Казанда үтәчәк ата-аналар форумында катнашачак

Октябрьнең соңгы шимбәсендә Казандагы Халыкара мәктәптә «Ныклы гаилә - укучыларны социализация­ләүнең төп нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр» дип исемләнгән ата-аналар форумы уза.

Республика күләмендә узучы әлеге чараны Россия Федерациясе Ата-аналар милли ассоциациясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Татарстандагы Әтиләр советы оештыра. Анда безнең районнан мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамил Зиннәтуллин, районда Әтиләр советы җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм биш ата-ана катнашачак. Форумда гаилә традицияләре, укучыларның үз-үзләрен тотышы, дөрес туклануы, хезмәт тәрбиясе бирү, мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләү, интернет куркынычсызлыгы буенча мастер-класслар да уздырыла. Рамил Сәлимович әйтеп узганча, форумга әзерлек кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы сораулар да кабул итә. Бала тәрбияләүгә кагылышлы барлык сорауларны алдан http://mon.tatarstan.ru/rus/roditeli.htm адресына юлларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Казанда үтәчәк атааналар форумында катнашачак