Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар Казанга Лидия Әхмәтова концертына барды. Фотолар

Соравыл авылының саф чишмә суларын эчеп, хәтфәдәй яшел болыннарында уйнап үскән Лидия Әхмәтованың юбилей концертында талантына чын күңелдән сокланып утыручылар күп булгандыр. Гап-гади авыл мәктәбендә белем алып, шәһәр балалары кебек кечкенәдән үк махсус музыка мәктәпләрендә шөгыльләнмичә генә әнә нинди профессиональ җырчыга әйләнгән! Табигатьтән бирелгән сәләтен үстереп, мәктәптән соң югары музыкаль...

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бу атнаның сишәмбесендә узган концертында залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Казаннан гына түгел, республика авыл-районнарыннан да күп килгәннәр, туганнары, иҗатташ дуслары, студентлары да тамашачылар арасында. Бу юлы да якташыбыз өчен горурланып утырдык: Лидия Алексеевна Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә «Фидакарь хезмәте өчен» медаленә лаек булды. Җыр чыга әлеге зур бүләкне Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин тапшырды.
Концертның совет композиторы, Казахстанның халык артисты, бик күп җырлар, романслар, вальслар авторы, казах профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган Латыйф Хәмидинең «Казакь вальсы» белән башланып китүе дә кайбычлылар өчен нур өстенә нур булды. Чөнки Латыйф Хәмиди дә безнеке, Ябалак авылында туып-үскән. Җырчы-якташыбызны Кайбыч халкы исеменнән котлау өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да моңа басым ясады.
- Без бүген Лидия Әхмәтованы котларга дип, республиканың иң гүзәл төбәкләренең берсе булган Кайбычтан йөздән артык кеше килдек. Соравылда үскән талантлы кызбыз белән чиксез горурланабыз. Аның концертларын үзебездә дә һәрвакыт көтеп алабыз. Беренче сандугачыбыз опера сәнгате йолдызы Галия Кайбицкая булса, икенчесе - Лидия Әхмәтова. Ямщиковлар бөтен нәселләре белән сәнгатькә гашыйк кешеләр, җырлыйлар, төрле уен коралларында уйныйлар. Лидия ханым үзенең тырышлыгы белән мактаулы исемнәргә лаек булды, киләчәктә дә җыр чишмәләрегез саекмасын. Без сезгә күчтәнәчкә дип алып килгән икмәк Кайбычның быелгы уңышыннан пешерелде. Икмәк булса җыр да була дип юкка гына әйтмиләр.Йөз мең тоннадан артык ашлык үстердек, бу Кайбыч трихында беренче тапкыр.
Альберт Рәхмәтуллин җырчыга, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үтенече буенча, министрның да Мактау кәгазен тапшырды, Кайбыч халкы исеменнән Рәхмәт хаты һәм табигать төшерелгән картина бүләк итте.
Якташыбызны юбилее белән ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, республиканың Керәшен җәмгыяте рәисе Иван Егоров исеменнән «Туганайлар» газетасы редакторы Людмила Белоусова, мамадышлылар, питрәчлеләр котлады. Өч сәгать дәвам иткән концертта Лидия Әхмәтова үзе, аның «Сәлам» фольклор ансамбле,җырчылар Асаф Вәлиев, Илгиз Шәйхразиев, Дилия Әхмәтшина, Эльнар Сабирҗанов, «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле чыгышларын карап хозурландык. Мәскәү кунаклары- «Голос» телевизион проекты финалчысы Мари Карне һәм Зоряна Фәрхетдинова Татарстанның джаз оркестрына кушылып җырлады. Җырчы якташыбызның иҗатына зур бәя бирелде бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Казанга Лидия Әхмәтова концертына барды. Фотолар