Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычлылар, “Көзге игелек атнасы” акциясенә сез дә кушыла аласыз

Кайбычта да "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе дәвам итә.

Әлеге чара кысаларында Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Елена Алексеева һәм фельдшер-акушерлык пункты мөдире Мәүлия Туралева Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершовның өенә барды. Ветеран бүгенге көндә балаларының кайгыртуын тоеп, алар тәрбиясендә гомер итә. Александр Константинович белән җанлы әңгәмә кордылар, сәламәтлеген дә тикшерделәр. Ул кунакларны үзе үстергән карбыз һәм кавын белән сыйлады. Очрашу ахырында ветеран күз яшьләре аша иң мөһиме- бүләк-күчтәнәчләр түгел, ә игътибар һәм җылы сүз булуын әйтте. Һәм, әлбәттә, өлкәннәрне онытмау, аларны хөрмәт итү! Авылыгызда сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булса, аларны ярдәмегездән ташламагыз. Игелек меңе белән кире үзегезгә әйләнеп кайта ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев