Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Мордовия Республикасында үткәрелгән “Россия Федерациясе субъектларында татар мәгърифәте көннәре”ндә катнашты

Күптән түгел Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә "Россия Федерациясе субъектларында татар мәгърифәте көннәре" дигән чара үтте.

Анда Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы делегациясе составында Кошман, Борындык төп мәктәп­ләре директорлары Илмас Хәмидуллин, Рания Хуҗина да катнашты. Алар шәһәрнең 19 нчы гимназиясендә эшләп килүче республика мәктәпара милли мәдәнияте үзәгендә укытучыларның мастер-классларын карады, сәләтле балалар лицеенда, балалар бакчаларында да булды. Очрашуда Кошман мәктәбе белән Саранскның 19 нчы гимназиясе һәм Ләмбер районының Пензят мәктәбе белән үзара хезмәттәшлек турындагы килешү төзелде. Борындык мәктәбе 19 нчы гимназия һәм Рузай районының Татар-Пишлене мәктәбе белән шундый ук килешү төзеде. Әлеге килешүләрнең максаты - белем бирү, тәрбия эшендә үзара тәҗрибә уртаклашу, халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклау буенча уртак эш алып бару, милләтара дуслыкны, укучылар һәм укытучылар арасында рухи, иҗади бәйләнешне үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Мордовия Республикасында үткәрелгән “Россия Федерациясе субъектларында татар мәгърифәте...