Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар ни өчен сайлауга бара?

Алексей МАКАРОВ, район башкарма комитеты җитәкчесе: - Татарстанда 13 сентябрьдә узачак сайлаулар республиканың киләчәген билгели. Шуңа да бу сайлауларда катнашу барыбыз өчен дә бик мөһим. Бу безнең гражданлык бурычыбыз. Бердәм булганда гына әнә шулай зур уңышларга ирешә алабыз. Республикабыз милләтара мөнәсәбәтләрнең матур үрнәге ул. Кайбычта да төрле милләт вәкилләре гасырлар...

Алексей МАКАРОВ, район башкарма комитеты җитәкчесе:

- Татарстанда 13 сентябрьдә узачак сайлаулар республиканың киләчәген билгели. Шуңа да бу сайлауларда катнашу барыбыз өчен дә бик мөһим. Бу безнең гражданлык бурычыбыз. Бердәм булганда гына әнә шулай зур уңышларга ирешә алабыз. Республикабыз милләтара мөнәсәбәтләрнең матур үрнәге ул. Кайбычта да төрле милләт вәкилләре гасырлар буена дус-тату гомер кичерә. Уртак хезмәтебез белән район, Татарстан үсешенә зур өлеш кертәбез. Бездә барган уңай үзгәрешләрне һәркем күрә. Республикабызның алдынгы эш тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә кулланыла икән, моның белән ничек горурланмыйсың ди инде! Сайлауга Татарстанның алга таба да лидер төбәк булуын теләп барам. Мин тотрыклылык, үсеш яклы.

Фиргать БАСЫЙРОВ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

- Мин ни өчен сайлауга бараммы? Киләчәгебезнең дә бүгенгедәй матур, тыныч булуы өчен барам. Сайлауга бармыйча калырга ярамый. Безнең Татарстан Россиядә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә танылу алган республика. Матур эшләребез күп безнең. 13 сентябрь көнне үзебезнең сайлау участокларына килик тә, әнә шул эшләрнең тагын да дәвамлы булуы өчен тавыш бирик.

Дания ҖАМАЛОВА, Шүширмә авылы, эшче:

- Мин сайлауга без сайлаган Президентның ил язмышын, халык язмышын дөрес юлдан алып барачагына ышанып үз тавышымны бирергә барам. Авыл җирендә яшәгәч, авыл халкы өчен тагын да күбрәк эшләнсен, без җитештергән продукциянең бәяләрен арттырып, хезмәт хакларын да күтәрсеннәр иде дигән өмет белән дә барам. Барлык авыл хезмәтчәннәрен дә сайлауда актив катнашырга чакырам.

Анна ГЫЙЛӘҖЕВА, кулланучылар хокукларын яклау буенча белгеч:

- Мин сайлауларга гел бәйрәмгә барган кебек барам, аларның берсен дә калдырганым юк. 13 сентябрьдә дә иртәдән үк Олы Кайбычтагы сайлау участогына барып, үз тавышымны бирәчәкмен. Республикадагы уңай үзгәрешләр безнең районда да чагылыш таба. Мин тавышымны Татарстанның киләчәге өчен бирәм. Барлык райондашларымны да шуның өчен тавыш бирергә чакырам.

Владимир ЛЕБЕДЕВ, Олы Кайбыч, пенсионер:

- Минем алда «Сайлауга барыйммы икән?» дигән сорау тормый. Әлбәттә, барам. Безнең гаиләдә дүрт сайлаучы: үзем, хатыным, улым һәм киленем. Сайлауга барганда оныкларыбызны да алып барабыз. Минемчә, сайлауларда барыбызның да тавыш бирүе мөһим. Бу вакыйга республиканың киләчәге өчен бик тә әһәмиятле.

Алсу ГАНИЕВА, студент, Олы Кайбыч:

- Мин быел беренче тапкыр сайлауларда катнашам. Беренче тапкыр мондый җитди гамәл кылу - республикага Президент сайлауда катнашу минем өчен мөһим дә, җаваплы да. Үземне чын гражданин, жаваплы эш башкаручы кеше итеп хис итәм. Республиканың киләчәге - сайлаучылар кулында, дисәм дә ялгыш булмастыр. Быел мин студент булдым, хәзер Казанда яшим. Шәһәрдә яшәсәм дә, Кайбычка сайлауларда катнашу өчен кайтачакмын. Чөнки пропискада монда торам. Яшьтәшләремне дә сайлауларга кайтырга чакырам!

Сөмбел ГАБИТОВА, Казан медицина университеты студенты:

- Мин дә сайлауларда әле беренче тапкыр гына катнашам. Бу минем өчен мөһим чара. Үзем Ульянково авылында туып үстем. Мин булачак врач, барыгызга да ныклы сәламәтлек, алдагы көнгә ышаныч телим. Врачлар бу сайлауларда аеруча активлык күрсәтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар ни өчен сайлауга бара?